Хыянәт (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Әллә күзләр тиеп, өзеләме өмет,
Сабырлыкны каян табарга?
Яшен уты кебек, күңелләрне телеп,
Хыянәтең керде арага.

Йә пичекләр итеп, була соң ул әйтеп,
Түзик әле, дисең бергәләп.
Әйтү генә җиңел, онытырлык түгел,
Хыянәтең бит ул, хыянәт.

Күз алларым томан, өйләр суык сыман,
Яшәвемнең тәме калмады.
Гафулар итимме, аңлыйсылар килә,
Кыен, ләкин сине аңлавы.

Йә пичекләр итеп, була соң ул әйтеп,
Түзик әле, дисең бергәләп.
Әйтү генә җиңел, онытырлык түгел,
Хыянәтең бит ул, хыянәт.

Яратмыймын димен, әле дә синдә күңел,
Ни җитмәде безгә, җанашым?!
Булыр диеп бәхет, буламы соң әйтеп,
Йә ничекләр итеп ышаныйм?!

Йә пичекләр итеп, була соң ул әйтеп,
Түзик әле, дисең бергәләп.
Әйтү генә җиңел, онытырлык түгел,
Хыянәтең бит ул, хыянәт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »