Хатын-кыз бәхете (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Хатын-кызга бәхет өчен
Күп тә кирәкми икән:
Яратканың сине сөеп,
Назлап уятса иртән!

Яши белсәң, шөкер итеп,
Күп кирәкми бәхеткә,
Кадерләрен белеп кенә,
Кадерләрен белеп кенә,
Гомер итик рәхәттә.

Күзгә карап, балаларың
«Әнием» диеп торсалар,
Туганнарың-якыннарың
Сау-сәламәт булсалар.

Яши белсәң, шөкер итеп,
Күп кирәкми бәхеткә,
Кадерләрен белеп кенә,
Кадерләрен белеп кенә,
Гомер итик рәхәттә.

Җылы өең, барыр җирең,
Ашың булса табында,
Бәхет өчен шул азмыни,
Нәрсә кирәк тагын да?!

Яши белсәң, шөкер итеп,
Күп кирәкми бәхеткә,
Кадерләрен белеп кенә,
Кадерләрен белеп кенә,
Гомер итик рәхәттә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »