Елларыңны кичә-кичә,
Уйларым әллә ничә.
Ялгызың ничек яшәдең,
Үзеңне жәлләмичә?
Үкенмисеңме үткәнгә,
Әнием-әникәем?
Елларыңны кичеп дәшәм:
Ничекләр хәлкәең?
Парсыз яшәү авырлыгың
Син белгәнсеңдер ласа,
Сүндерепләр булмый да бит,
Әгәр йөрәк дөрләсә.
Үкенмисеңме үткәнгә,
Әнием-әникәем?
Елларыңны кичеп дәшәм:
Ничекләр хәлкәең?
Елагансыңдыр ялгызың
Син, миңа сиздермичә.
Үстердең мине, әнием,
Җил-яңгыр тидермичә.
Үкенмисеңме үткәнгә,
Әнием-әникәем?
Елларыңны кичеп дәшәм:
Ничекләр хәлкәең?
Бу җыр Җәвит Шакиров репертуарында бар
Добавлено Ильнур в Пнд, 04/03/2024 - 21:55
«
»
