Гыйнвар бураннары

Категория: көе сүзләре

Ялгыз гына йөрим бүген
Казан урамнарында.
Кайчагында узып барам
Гыйнвар бураннарын да.

Әйдә, гыйнвар бураннары
Күңелне урасыннар.
Сагышлы дип тормасыннар,
Ак бәхет юрасыннар.

Син җанны иркәләмәгәч,
Басмагач ярсуымны,
Бураннарга назлануым
Үземнең качуымнан.

Әйдә, гыйнвар бураннары
Күңелне урасыннар.
Сагышлы дип тормасыннар,
Ак бәхет юрасыннар.

Казан урамында йөрим,
Буран мине очыртсын.
Җылы кочагыма кереп,
Язгы җил булып чыксын.

Әйдә, гыйнвар бураннары
Күңелне урасыннар.
Сагышлы дип тормасыннар,
Ак бәхет юрасыннар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »