Оч син, җырым …

Категория: көе сүзләре

Оч син, җырым, оч син еракларга,
Җилләр сине көтеп алсыннар.
“Сандугачлар — сайрар!”, “сандугачлар — сайрар!”,
Моңнарыңа хәйран калсыннар.

Оч син, җырым, алтын диңгез кебек,
Иген кырларында чыңла син.
Моң яраткан халкым, моң яраткан халкым,
Онытылып китеп тыңласын.

Оч син, җырым, шаян тургайлардай
Зәңгәр киңлекләргә омтыл син.
Син чыңлаган чакта, син чыңлаган чакта
Күңелләрдә кайгы онтылсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »