Сөлге таккан көмеш дуга,
Дугада — кыңгыраулар.
Ак каеннар хәйран калып,
Тып-тын тыңлап торалар.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар …
Юлларга сибелгәннәр. / Сөлгегә чигелгәннәр. /
Юл читендәге үләнгә
Энҗедәй сибелгәннәр …
Кыңгыраулы атлар белән
Кыңгыраулы таңнарда,
Туйга түгел, яуга ирләр
Киткән хәтәр чакларда!
Киткәннәр дә, кайтмаганнар —
Яу бит ул, уенмы ни! …
Кыңгыраулы тайлар гына
Болында уйнап йөри …
Варианты песни
Бу җыр Флүрә Ногыманова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 08/03/2024 - 00:41
«
»