Бердәнберем, тугры юлдашым син,
Авыр чакта күңел дәвасы.
Килә мәңге синең яннарыңда
Тик синеке булып каласы.
Син бәхетем минем, иң якыным
Сөю уты салдың җаныма.
Син булмасаң, ничек яшәр идем.
Әл дә син бар әле янымда.
Әл дә син бар әле (4 тапкыр).
Бу дөньяның бөтен мәшәкатен
Оныттыра синең назларың.
Тик син генә җанны җылытырлык
Иң-иң матур сүзләр табасың.
Син бәхетем минем, иң якыным
Сөю уты салдың җаныма.
Син булмасаң, ничек яшәр идем.
Әл дә син бар әле янымда.
Әл дә син бар әле (4 тапкыр).
Бу җыр Ләйсән Гыймаева репертуарында бар
Добавлено Ильнур в СБ, 09/03/2024 - 11:32
«
»
