Нигез ташы

Категория: көе сүзләре

Рәнҗемә син әткәй, үпкәләмә
Иске өйне нигә сүттең, дип.
Нәсел йорты бераз үзгәрсә дә,
Нигез ташы шул ук калды бит.

Авылымның яме йөрәгемдә,
Без тирәли җиде миләшең.
Яңа күлмәк кигән бәллүр чишмә
Булсын сезгә гомер бүләгем.

Ишегалды ылыс исләрендә,
Балачакның татлы мизгеле.
Яши әткәй, яши, яшәячәк,
Син калдырган йортның нигезе.

Син яраткан яшел наратларың
Талгын җилдә нидер сөйләшә.
Якты хатирәләр өләшкәндәй,
Оныкларың белән серләшә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »