Бер көн килеп, туктап куйса әгәр
Гомер сәгатеңнең уклары…
Бар да кала җирдә өелешеп,
Бикләнәләр кайту юллары.
Бар да кала, байлык-малың кала,
Кала эшләнмәгән эшләрең.
Кала вакытында якыннарга
Әйтелмәгән җылы сүзләрең.
Шөкер кылып яшик булганына,
Раббым биргән безгә барысын.
Аяк-куллар, күрер күзләр биргән,
Сабырлыкның биргән зурысын.
Бар да кала, байлык-малың кала,
Кала эшләнмәгән эшләрең.
Кала вакытында якыннарга
Әйтелмәгән җылы сүзләрең.
Нәфесләрне алга җибәрмичә,
Риза булып яшик барына,
Онытмыйча барып басасыңны
Бер заманны Раббым каршына.
Бар да кала, байлык-малың кала,
Кала эшләнмәгән эшләрең.
Кала вакытында якыннарга
Әйтелмәгән җылы сүзләрең.
Варианты песни
