Томаннарда калма!

Категория: көе һәм сүзләре

Каплаганнар куе ак томаннар
Синең белән минем араны.
Таң җилләре көлеп кузгаталар
Йөрәктәге тирән яраны.

Ак томаннар сине урладылар,
Инде мине ялгыз иттеләр.
Саф мәхаббәт белән бергә сине
Еракларга алып киттеләр.

Еллар узды… Ераклашты ара…
Томан басты еллар арасын.
Язмышыбыз шундый булды инде,
Аермады агын-карасын!

Ак томаннар сине урладылар,
Инде мине ялгыз иттеләр.
Саф мәхаббәт белән бергә сине
Еракларга алып киттеләр.

Ишет, җаным! Сөю бар чагында
Томаннарда калма адашып.
Кискән икмәк кире ябышмас бит,
Язмышларны булмый алдашып.

Ак томаннар сине урладылар,
Инде мине ялгыз иттеләр.
Саф мәхаббәт белән бергә сине
Еракларга алып киттеләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »