Гомерлеккә яраттым

Күзләреңә карадым да һушны тараттым,
Мин бит сине гомерлеккә, җаным, яраттым.
Чыга алмый мәхаббәтем ятларымнан,
Салкын бозны эретерлек назларыңнан.

Күзләреңне, күзләреңне үбим әле,
Карашыңнан йолдызларны эзлим әле.
Син генә бит, син генә бит уйларымда,
Гөлләр булып чәчәк атты кулларымда.

Күзләреңдә, күзләреңдә мин чагылам,
Йомшак кына җилләр булып сиңа кагылам.
Сине тик бер генә көн күрмәсәм дә,
Өзелеп сине сагынам, түзмәсәм дә.

Күзләреңне, күзләреңне үбим әле,
Карашыңнан йолдызларны эзлим әле.
Син генә бит, син генә бит уйларымда,
Гөлләр булып чәчәк атты кулларымда.

Язларымда чәчәк аткан назлы гөлем син,
Могҗизалы айлы төнем, якты көнем син.
Җаннарымда суынмаслык кайнар тыным,
Йөрәгемнән ташып чыккан моңлы җырым.

Күзләреңне, күзләреңне үбим әле,
Карашыңнан йолдызларны эзлим әле.
Син генә бит, син генә бит уйларымда,
Гөлләр булып чәчәк атты кулларымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »