Югалтмамын мин сине

Категория: көе һәм сүзләре

Күзләреңә карыйм, керфекләрең саныйм,
Назлы карашыңнан таралам.
Җылы сүзләреңнән, гашыйк күзләреңнән
Томаннарда эреп югалам.

Югалма — югалтмам, саклармын мин сине
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Кояштай яктырсың, йолдыздай балкырсың
Җырлы-моңлы бәллүр күңелдә.

Ышанычым да син, таянычым да син,
Бәхетлемен синең булганга.
Миңа тик син кирәк, сиңа тик мин кирәк
Гомер юлларыннан узганда.

Югалма — югалтмам, саклармын мин сине
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Кояштай яктырсың, йолдыздай балкырсың
Җырлы-моңлы бәллүр күңелдә.

Куркытмый киртәләр, куркытмый сынаулар
Кулларыбыз кулда булганда.
Уйнап-көлеп яшик, яшеннәрдәй яшьник
Җаннарыбыз моңга тулганда.

Югалма — югалтмам, саклармын мин сине
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Кояштай яктырсың, йолдыздай балкырсың
Җырлы-моңлы бәллүр күңелдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »