Әллә тормыш… Әллә яшәү шундый,
Гомер буе вакыт җитми шул.
Яшәү өчен җирдә тырышабыз —
Вакыт җитми кеше китми ул.
Вакыт җитми якын кешеләргә,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганы белән риза булып,
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!
Вакыт җитми кайчак йокларга да,
Кайнар ашны тәмләп кабарга.
Ашыгабыз … белми кыйблаларны,
Кай тарафтан гына табарга ?
Вакыт җитми якын кешеләргә,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганы белән риза булып,
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!
Вакыт җитми әти-әниләрне
Исән чакта кайтып күрергә.
Җанга авыр йөкләр җыеп алып
Зарланабыз язмыш-дәвергә.
Вакыт җитми якын кешеләргә ,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганнары белән риза булып
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!
Вакыт җитми… Тик уфтанмыйк әле…
Кайгы җиле генә исмәсен.
Бар нәрсәгә вакыт җитмәгән кебек
Китәргә дә вакыт җитмәсен!
Вакыт җитми якын кешеләргә ,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганнары белән риза булып
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!