Яратасым килә үзеңне

Җилләр булып сиңа пышылдыйм мин,
Ишетәсең микән суземне?
Бар дөньяны оныттырыр итеп
Яратасым килә үзеңне.

Уттан алып суга сала торган
Мизгелләр дә була гомердә.
Синең җанда учак кабызырга
Әйләнимме утлы күмергә?

Гөлләр булып үссәм юлларыңда,
Күзләп үтәр микән карашың?
Күз керфегең ача серләреңне,
Кушып ике йөрәк арасын.

Уттан алып суга сала торган
Мизгелләр дә була гомердә.
Синең җанда учак кабызырга
Әйләнимме утлы күмергә?

Былбыл булып кунып алларыңа
Сайрыйм микән әллә таң тугач?
Танырмын да җыр сузармын мин дә,
Йөрәгемә татлы моң тулгач.

Уттан алып суга сала торган
Мизгелләр дә була гомердә.
Синең җанда учак кабызырга
Әйләнимме утлы күмергә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »