Үз-үземә исем китеп йөрим,
Мөмкин түгел бер дә аңлату.
Була микәнни соң, мөмкин микәнни соң,
Шул кадәрле өзелеп ярату.
Бер син генә үтеп керә белдең,
Түрләренә узып йөрәкнең,
Яшәүләре хәзер бүтән минем
Син үзгәрттең мине, үзгәрттең.
Күрешмәгән нигә иртәрәк без,
Мөлдерәмә тулы хисләрем.
Аңладым мин сине күргәч кенә,
Дөнья нинди матур икәнен.
Бер син генә үтеп керә белдең,
Түрләренә узып йөрәкнең,
Яшәүләре хәзер бүтән минем
Син үзгәрттең мине, үзгәрттең.
Дөньяныкы түгел бугай ла син,
Синең кебек булмас берәү дә.
Рәхмәт укыйм, мең рәхмәтләр яусын
Әнә шундый була белгәнгә.
Бер син генә үтеп керә белдең,
Түрләренә узып йөрәкнең,
Яшәүләре хәзер бүтән минем
Син үзгәрттең мине, үзгәрттең.