Саубуллашыйк

Категория: көе сүзләре

Кыя очларына меңгәнем бар,
Яшәп булмый язмышыңнан качып.
Гомер юлы упкын кырыенда…
Белеп булмый… Әйдә, саубуллашыйк…

Безне, дускай, дөнья һаман сыный,
Бер катын китеп, уң кат артына чык.
Текә юлда, ярлар кырыенда…
Белеп булмый… Әйдә, саубуллашыйк…

Бар да киткән: ханнар, тираннар да,
Калса алар калыр иде качып.
Хәзер һәркем юлда… дөньясында…
Белеп булмый… Әйдә, саубуллашыйк…

Безне, дускай, дөнья һаман сыный,
Бер катын китеп, уң кат артына чык.
Текә юлда, ярлар кырыенда…
Белеп булмый… Әйдә, саубуллашыйк…

Яна дөньяда, кайчак көл дә калмый,
Китә державалар күккә ашып.
Илләр түгел, бит без кеше генә…
Белеп булмый… Дускай, саубуллашыйк…

Безне, дускай, дөнья һаман сыный,
Бер катын китеп, уң кат артына чык.
Текә юлда, ярлар кырыенда…
Белеп булмый… Әйдә, саубуллашыйк…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »