Син диеп

Категория: Авторлары

Меңнәр арасыннан сине мин эзләп табам,
Күзләреңнән, күзләреңнән күземне алмам.
Синең өчен йөрәгемне утларга салам,
Сөю дигән ул ялкында мин ялгыз янмам.

Син, син, син диеп өзелә үзәгем,
Күңелемдә тик син хәзер, яна йөрәгем.

Хыялым диңгезләрендә бары син ул, син,
Сөюем сукмакларыннан сиңа атлыйм мин.
Күңелем бит сине көтә, син миңа ачык,
Әллә бу ярату микән? Мин сиңа гашыйк.

Син, син, син диеп өзелә үзәгем,
Күңелемдә тик син хәзер, яна йөрәгем.

Янымда син булсаң гына мин бит бәхетле,
Синең өчен сөеюмнең сүнмәс хисләре.
Яратам дип типкән йөрәк инде нишләсен,
Сине эзли, сине көтә иртә-кичләрен.

Син, син, син диеп өзелә үзәгем,
Күңелемдә тик син хәзер, яна йөрәгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »