Язмышларны без язырлык булса

Сөяр ярым белән җитәкләшеп
Узып киттең минем алдымнан.
Күңел хисләремне кырау алды,
Яшь тамчысы тамды җанымнан.

Күңелемнән генә кочып сине,
Үпкә хисләремне онытып,
Назларыма төреп бер тойганчы
Чәчләреңнән сыйпап яратып.

Күзләребез очрашкан бер мизгел
Ут кабызды кабат йөрәктә.
Син үзең дә онытмагансың бит,
Сагынасыңдыр кебек күбрәк тә.

Күңелемнән генә кочып сине,
Үпкә хисләремне онытып,
Назларыма төреп бер тойганчы
Чәчләреңнән сыйпап яратып.

Язмышларны без язырлык булса,
Булмас иде мондый ялгышу.
Күз яшьләрен түкмәс идек, бәлки,
Насыйп булыр иде кавышу.

Күңелемнән генә кочып сине,
Үпкә хисләремне онытып,
Назларыма төреп бер тойганчы
Чәчләреңнән сыйпап яратып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »