Егетләр күңеле

Шәп егетнең канатлары
Юртак акбүзат була.
Егетләрнең әйткән сүзе
Ялган булмый, хак була.

Хаксыз кагыла күрмәгез
Егетләр күңеленә.
Мәңге шиңмәс сөю йөртә
Ир-егет күңелендә.

Вәгъдә бирсә — үти егет,
Җил алмый аның сүзен.
Тел аркылы тешләр чакта
Ир-егет була түзем.

Хаксыз кагыла күрмәгез
Егетләр күңеленә.
Мәңге шиңмәс сөю йөртә
Ир-егет күңелендә.

Туган җир ышана һәрчак
Батыр, безнең кебеккә.
Кылдан нечкә, корычтан нык
Күңел бит ир-егеттә.

Хаксыз кагыла күрмәгез
Егетләр күңеленә.
Мәңге шиңмәс сөю йөртә
Ир-егет күңелендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »