Без яраткан ярлар безне күрми,
Телгәлиләр ачык йөрәкне.
Безне сөйгән кызлар аңламыйлар,
Башка берәү безгә кирәкми.
Бу язмыш шаяртуымы,
Әллә йөрәк эшеме?
Бу мәхәббәт ник тик тормый,
Саташтыра кешене.
Хисләр ташкынында йөздерәсез,
Сөю ялкынында яндырып.
Эх, сез, кызлар, нигә масаясыз,
Без китәрбез сезне калдырып.
Бу язмыш шаяртуымы,
Әллә йөрәк эшеме?
Бу мәхәббәт ник тик тормый,
Саташтыра кешене.
Чәчкә бәйләмнәре бүләк итеп,
Яныгызга кабат киләбез.
Күпме түзик, без егетләр горур,
Сөймәсәгез — ятны сөярбез.
Бу язмыш шаяртуымы,
Әллә йөрәк эшеме?
Бу мәхәббәт ник тик тормый,
Саташтыра кешене.
