Авылкаем (дүртенче вариант)

Һич онытмыйм авылымның
Тальян гармун моңнарын,
Тальян гармун моңнарын.
Һич онытмыйм авылымның
Тальян гармун моңнарын,
Тальян гармун моңнарын.

Туган яктан киткән чакта
Озатып калды каен,
Айлар үтә, еллар үтә,
Сагынам авылкаем,

Һич онытмыйм авылымның
Көтү кайткан чакларын,
Көтү кайткан чакларын.
Һич онытмыйм авылымның
Көтү кайткан чакларын,
Көтү кайткан чакларын.

Туган якларны сагынам,
Мин синең газиз балаң.
Туган якларда төзәлә
Сагыштан тулган ярам.

Һич онытмыйм авылымның
Айлы-кичле ал таңын,
Айлы-кичле ал таңын.
Һич онытмыйм авылымның
Айлы-кичле ал таңын,
Айлы-кичле ал таңын.

Озак тормам, бер кайтырмын,
Каршы алыр җилләрең.
Җырларыма кушып җырлыйм,
Туп-үскән җирләрем.

Һич онытмыйм авылымның
Чишмәләрен, күлләрен,
Чишмәләрен, күлләрен.
Һич онытмыйм авылымның
Айлы-кичле ал таңын,
Айлы-кичле ал таңын.
Һич онытмыйм авылымның
Көтү кайткан чакларын,
Көтү кайткан чакларын.
Һич онытмыйм авылымның
Тальян гармун моңнарын,
Тальян гармун моңнарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »