Хушлашмый китмиләр ул еракка,
Әйтмәдең кайтмаска китәсен.
Белмәдеңмени соң син, иркәм.
Мин сине зар елап көтәсен?
Синсез килмәс кебек язлар да,
Гүя туктап калды бу тормыш.
Шул кадәр бәхетле булдык без,
Ник каргады икән бу язмыш?
Шул кадәр сагынам бит мин сине,
Күзләрем гел сине эзлиләр.
Кайтмас җирдә икәнеңне беләм,
Күзләр бит ул хакта белмиләр.
Синсез килмәс кебек язлар да,
Гүя туктап калды бу тормыш.
Шул кадәр бәхетле булдык без,
Ник каргады икән бу язмыш?
Синең белән булган бәхетле чаклар,
Кабатланмас инде гомердә.
Китмә инде, китмә хәтеремнән
Елмаеп кал гына күңелемдә.
Синсез килмәс кебек язлар да,
Гүя туктап калды бу тормыш.
Шул кадәр бәхетле булдык без,
Ник каргады икән бу язмыш?