Синең өчен зәңгәр күккә менеп,
Йолдызларны җыйдым бүләккә.
Барыр юлларымны яктыртырга
Серле айны куйдым тирәккә.
Хыял канатымны үреп куйдым
Сиңа булган сөю хисеннән.
Синең өчен гөл бакчасы үрәм,
Мәхаббәтнең назлы исемен.
Синең өчен Ходаемнан сорап,
Бәхет яңгырлары яудырып,
Шул яңгырның тамчылары булып
Явар идем, бәхет калдырып.
Хыял канатымны үреп куйдым
Сиңа булган сөю хисеннән.
Синең өчен гөл бакчасы үрәм,
Мәхаббәтнең назлы исемен.
Хәзер яшим бары синең өчен,
Син дип кибә минем йөрәгем.
Бәхет аланының җимешләрен
Бергә җыю минем теләгем.
Хыял канатымны үреп куйдым
Сиңа булган сөю хисеннән.
Синең өчен гөл бакчасы үрәм,
Мәхаббәтнең назлы исемен.
Варианты песни
- Синең өчен (беренче вариант)
- Синең өчен (икенче вариант)
- Синең өчен (өченче вариант)
- Синең өчен (дүртенче вариант)
- Синең өчен (бишенче вариант)
- Синең өчен (җиденче вариант)
- Синең өчен (сигезенче вариант)
- Синең өчен (тугызынчы вариант)
- Синең өчен (унынчы вариант)
- Синең өчен (унберенче вариант)
- Синең өчен (уникенче вариант)
