Күз тимәсен бәхетемә

Күз тимәсен бәхетемә,
Сокланмагыз артыгын.
Язмыш җиле котыртмасын
Яшәвемнең шатлыгын.

Бәхеткә күз тия диләр,
Сакларга кирәк аны.
Минем бит гүзәл тормышның
Шау чәчкә аткан чагы.

Бәхетемә күз тимәсен,
Көнләшмәгез сокланып.
Бәхетемне бүлешәмен
Моңнарыма көй салып.

Бәхеткә күз тия диләр,
Сакларга кирәк аны.
Минем бит гүзәл тормышның
Шау чәчкә аткан чагы.

Бәхеткә күз тия икән,
"Сөбханалла" диегез.
Аллаһы биргән бүләккә
Шөкер итә белегез.

Бәхеткә күз тия диләр,
Сакларга кирәк аны.
Минем бит гүзәл тормышның
Шау чәчкә аткан чагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »