Хәния

Категория: көе сүзләре

Чын мәхәббәт шулдыр ул,
Бүләген Ходай бирсә.
Ике йөрәк кавышкач та,
Сабыең йөгереп йөрсә.

Хәния дип исем бирдек
Мәхәббәт җимешенә.
Өелеп бирсен бәхетенә,
Кызымның өлешенә.

Йә, Ходаем, бәхетен бир,
Саулыгын бир кызымның.
Киләчәге матур булсын,
Якты булсын юллары.

Хәния дип исем бирдек
Мәхәббәт җимешенә.
Өелеп бирсен бәхетенә,
Кызымның өлешенә.

Ходаема мең рәхмәтле
Мизгел бүләге өчен.
Тик йөрәгем, Хәния дип,
Яшимен кызым өчен.

Хәния дип исем бирдек
Мәхәббәт җимешенә.
Өелеп бирсен бәхетенә,
Кызымның өлешенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »