Бу дөньяның сихри матурлыгын,
Җылы кояш, аймы, йолдызны,
Әткәй-әткәй, яхшы тормыш биреп,
Күрсәттегез миңа бар назны.
Исән булыгыз сез, әткәй-әнкәй, —
Минем сезгә изге теләгем.
Җырлы гомер бүләк иттегез сез,
Бу җырым ул — сезгә бүләгем.
Сезнең белән мин бәхетле җирдә,
Яшәсәгез — дөньям түгәрәк.
Илһам алам нурлы йөзегездән,
Моң чишмәсен эчәм чүгәләп.
Исән булыгыз сез, әткәй-әнкәй, —
Минем сезгә изге теләгем.
Җырлы гомер бүләк иттегез сез,
Бу җырым ул — сезгә бүләгем.
Рәхмәтлемен сезгә, газизләрем,
Үлчәүләргә сыймас бурычым.
Пар күгәрченнердәй яшәсәгез,
Матур булыр минем тормышым.
Исән булыгыз сез, әткәй-әнкәй, —
Минем сезгә изге теләгем.
Җырлы гомер бүләк иттегез сез,
Бу җырым ул — сезгә бүләгем.
