Юк, онытма яшьлегеңне

Исеңдәме, әллә оныттыңмы
Айлы кичтә бергә йөргәнне?
Исеңдәме, әллә оныттыңмы
Ак чәчкәдән калфак үргәнне?

Юк, онытма, искә ал әле син,
Ул бит синең үткән яшьлегең.
Аккан сулар кебек үтеп китәр,
Кайтмас синең кире яшьлегең.

Исеңдәме, елга буйларында
Икәү бергә җырлар җырладык.
Оныттыңмы, язлар җиткәч бергә
Кәккүк тавышларын тыңладык.

Юк, онытма, искә ал әле син,
Ул бит синең үткән яшьлегең.
Аккан сулар кебек үтеп китәр,
Кайтмас синең кире яшьлегең.

Оныттыңмы, әллә югалттыңмы
Тыңлаганны кошлар сайравын.
Минем истә, бар да истә әле,
Үткәннәрне кабат саг(ы)намын.

Юк, онытма, искә ал әле син,
Ул бит синең үткән яшьлегең.
Аккан сулар кебек үтеп китәр,
Кайтмас синең кире яшьлегең,
Кайтмас синең кире яшьлегең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »