Рәхмәт, Ходай, исәнлегем өчен,
Бер-бер атлы таңнар атканга.
Тормыш ыгы-зыгысыннан арып
Якыннар янына кайтканга.
Рәхмәт, Ходай, җирнең матурлыгын
Үз күзләрем белән күргәнгә.
Тормышымның сукмаклары буйлап
Үз аякларым белән йөргәнгә.
Рәхмәт, Ходай, газиз йортларымда
Әткәй-әнкәй мине көткәнгә.
Рәхмәтеңнән ташлама син, Раббым,
Гомер юлларыннан үткәндә.
Рәхмәт, Ходай, балаларым өчен,
Алардан да газиз кем бар соң?
Кичер гөнаһларны, Раббым, Аллам,
Яманлыктан безне сакла син!
Бу җыр Айгөл Шәйхетдинова репертуарында бар
Добавлено Ильнур в ПТ, 05/04/2024 - 20:56
«
»
