Таң атканда (беренче вариант)

Уяна иркен болыннар,
Ачыла гөл керфекләре;
Тибрәнеп яфрак өстендә
Уйный чык бөртекләре.

Уяна кошлар тирәктә,
Җәйге җил куя исеп.
Кузгала җырлар йөрәктә.
Шунда син искә төшеп.

Уяна таңы илемнең,
Кырларга сибелә нуры.
Тиң булып безнең елларга
Балкысын гомер юлы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (16 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »