Кичәгеләр хатирәсе эреде таңда.
Моң-зары да, шатлыгы да — барысы артта.
Юксынмыйм киткән ярларын, үткән көннәрен,
Язмыш алда әзерләгән иң зур бүләген.
Иң яхшы көн әле алда,
Әле алда барысы да.
Хыял уты юл яктырта
Маяк булып офыкларда.
Ничек кенә әйләндермә — түгәрәк дөнья.
Югалтсаң да, сиңа дигән кирегә кайта.
Бер яктан батса да кояш, һичшиксез, ышан,
Безнең таңнар сызылып атар икенче яктан.
Иң яхшы көн әле алда,
Әле алда барысы да.
Хыял уты юл яктырта
Маяк булып офыкларда.
Белмәсәк тә алда юллар кайда илтәсен,
Яңа борылыш артында ниләр көтәсен.
Тик яшәүгә мәхәббәтем шулкадәр көчле,
Бәхет урап уза алмас барыбер безне.
Иң яхшы көн әле алда,
Әле алда барысы да.
Хыял уты юл яктырта
Маяк булып офыкларда.