Дога кылам (икенче вариант)

Укый белмәсәмдә дога кылам,
Рәхмәтемне әйтеп Аллага.
Көчле итеп тудырганы өчен,
Шушы сихри, фани дөньяга.
Бисмилламны әйтеп юлга чыгам…
Җил-давылларына карамый,
Ярдәм сораучыга булышамын…
Кем ул булуына карамый.
Зар еламыйм, авырлыклар килсә..
Эчтән сыкрансам да, тыштан мин тын…
Беләм, чөнки, сабыр булу кирәк.
Сабырлыкның төбе сары алтын.
Укый белмәсәмдә дога кылам,
Шөкерана кылып,тормышка
Рәхмәтлемен, исән булганыма,
Ходай биргән шушы язмышка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »