Акма гомер…

Гомер елгалары тиз ага..
Бер чумдыра, бер ярга кага.
Язмыш дулкынында кайната..
Бер юатса, мең кат елата.

Куш-та:
Акма әле соң гомер, акма әле..
Яшәр көчем, дәртем бар әле.
Ярсып тибә , сизгер йөрәгем,
Бу җирдә әле бардыр кирәгем.

Гомер елгалары бормалы..
Бер түбәнгә, йә бер югары.
Колач җәеп алга барамын,
Һаман үз юлымны ярамын.

Куш-та:
Акма әле соң гомер, акма әле..
Яшәр көчем, дәртем бар әле.
Ярсып тибә , сизгер йөрәгем,
Бу җирдә әле бардыр кирәгем.

Гомер елгалары тиз ага…
Эх, тукталса иде беразга..
Өеп, киртәләрен, язмышның..
Әкренәйтер идем агышын.

Куш-та:
Акма әле соң гомер, акма әле..
Яшәр көчем, дәртем бар әле.
Ярсып тибә , сизгер йөрәгем,
Бу җирдә әле бардыр кирәгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »