Гөрләвекләр җыры

Язлар килде көлеп,
Бозлар ага эреп,
Дәрьяларга таба юл ала.
Яз җилләре кага
Җылы көткән җанга,
Күңел тәрәзәмә нур тама.

Гөрләвекләр булып ,
Ярларына тулып,
Йөрәгемнән моңнар агыла.
Наз тулы күңелем
Гөлләргә күмелер,
Җанымда былбыллар кагына.

Кар сулары ага,
Ерганаклар яра,
Хушлашу авазы гөрендә.
Мин аларны аңлыйм:
Күңелемдә тынмый,
Гөрләвекләр җырлый минем дә.

Гөрләвекләр булып ,
Ярларына тулып,
Йөрәгемнән моңнар агыла.
Наз тулы күңелем
Гөлләргә күмелер,
Җанымда былбыллар кагына.

Гөрләвек тавышы,
Җыр көйләп агышы
Тарата моңнарны, сагышны.
Кар сулары юып,
Китәр күк агызып
Язмышларга язган ялгышны.

Гөрләвекләр булып ,
Ярларына тулып,
Йөрәгемнән моңнар агыла.
Наз тулы күңелем
Гөлләргә күмелер,
Җанымда былбыллар кагына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »