Җәйләр белән бергә
Әй, сиздерми генә
Узып бара безнең газиз гомерләр…
Яшьлек сукмакларын
Урый көзге җилләр,
Сагышы яфраклардай урала күңелгә!
Еллар арты еллар,
Әллә агым сулар
Юа микән шулай яшьлек эзләрен?
Тормыш йомгагымны
Туктатырга теләп
Артларыннан йөгердем, йөгердем, түзмәдем!
Балачагым, гүзәл сабый чагым,
Бергә үскән якын дусларым,
Йөрәгемдә ут кабызган ярым,
Сез кайларда икән хәзер, кайларда?
Онытылмас яшьлек елларының
Бәхет-шатлык тулы мизгелләре
Күңелемдә истәлекләр булып яңара.
Гомер агышына
Буйсынмаска теләп
Дөрләп яна безнең яшьлек учагы.
Күңел дәшә алга,
Офыкларга таба
Чáкыра һаман да бу тормыш юллары…
Балачагым, гүзәл сабый чагым,
Бергә үскән якын дусларым,
Йөрәгемдә ут кабызган ярым,
Сез кайларда икән хәзер, кайларда?
Онытылмас яшьлек елларының
Бәхет-шатлык тулы мизгелләре
Күңелемдә истәлекләр булып яңара.
