Сөйгән кызым бигрәк көнче,
Нишләргә дә белмимен.
Аяк очларына басып,
Тын алмый да йөримен.
Белмим кемнәргә карыйсы,
Чәчне ничекләр тарыйсы,
Мондый көнче күбәләккә
Ничек итеп ярыйсы.
Чәчеңне еш тарама,
Чит кызларга карама,
Кара, дип, үземә генә,
Үтә бит үзәгемә.
Ихлас итеп аныклар өчен
Яратуымны аңлатам.
Холкы яман, үзем һаман
Яратам бит яратам.
Булды, җитте, бетте, диеп,
Борылып кайтып китәм.
Бер көн үтми, үзем тагын
Әйләнеп килеп җитәм.
Чәчеңне еш тарама,
Чит кызларга карама,
Кара, дип, үземә генә,
Үтә бит үзәгемә.
Инде беркемгә карамыйм,
Чәчне берничек тарамыйм.
Ул кушканча гына йөрим тик —
Барыбер дә ярамыйм.
Көнче күбәләккәем,
Өзәсең үзәккәем,
Өзәсең үзәккәем.
Чәчеңне еш тарама,
Чит кызларга карама,
Кара, дип, үземә генә,
Үтә бит үзәгемә.