Җибәрмә

Син җибәрмә мине, "Кит" — дисәм дә,
Сүзләремне минем тыңлама.
Син җибәрмә мине җаныңнан, дип,
Кан тамчысы кебек, моң тама.

Син җибәрмә мине яннарыңнан,
Ашыгулар илтә ялгышка.
Син җибәрмә, минем сүзләремә
Кара чыгарырга ашыкма.

Син җибәрмә мине, ят сүзләрнең
Салкыныннан кулың туңса да.
Син җибәрмә, минем янда булу
Синең җанга авыр булса да.

Син җибәрмә мине, "Кит" — дисәм дә,
Сүзләремне минем тыңлама.
Син җибәрмә мине җаныңнан, дип,
Кан тамчысы кебек, моң тама.

Син җибәрмә, минем сөю
Бу дөньяда иң саф яшь төсле.
Син җибәрмә, минем (бит) җаным
Бары синең сөюдән көчле.

Син җибәрмә мине, "Кит" — дисәм дә,
Сүзләремне минем тыңлама.
Син җибәрмә мине җаныңнан, дип,
Кан тамчысы кебек, моң тама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »