Бар син

Язмышмы бу әллә түгелме?
Тик бер генә сине күрелде.
Бигрәк назлы инде карашың,
Бер күрүдән өзелеп яраттым.

Бар син, ләкин белмим кайларда?
Дөнья буйлап эзләп йөрешем.
Искә алып мине кайвакыт,
Бәлки, үзең хәбәр бирерсең?

Кайларга син китеп югалдың?
Ераккамы икән юлларың?
Ә миңа соң ничек түзәргә?
Ярдәм итә алмас берәү дә.

Бар син, ләкин белмим кайларда?
Дөнья буйлап эзләп йөрешем.
Искә алып мине кайвакыт,
Бәлки, үзең хәбәр бирерсең?

Онытыплар булмас, күрәсең,
Төшләремә килеп керәсең.
Бәлки, сине бүтән күрмәмен,
Ләкин бу җыр булсын бүләгем!

Бар син, ләкин белмим кайларда?
Дөнья буйлап эзләп йөрешем.
Искә алып мине кайвакыт,
Бәлки, үзең хәбәр бирерсең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »