Унҗиде яшь (икенче вариант)

Мәктәп юлларында танышып,
Сөю тулы хатлар алышып,
Балачактан бик тиз киттек без,
Сиздерми дә үсеп җиттек без.

Унҗиде! Тик унҗиде яшь.
Яшь әле, без әле бик яшь.
Мең төрле тормыш юллары —
Сөю илләренә мине дәш.

Канатлана күңел, ашкына,
Җанга сыймый хисләр ташкыны.
Безгә яшьлек үзе гашыйк бит,
Зур булырга әйдә ашыкмыйк.

Унҗиде! Тик унҗиде яшь.
Яшь әле, без әле бик яшь.
Мең төрле тормыш юллары —
Сөю илләренә мине дәш.

Дөрләп янсын сөю-учаклар,
Кире кайтмас безнең бу чаклар.
Бик күбәүләр бездән көнлидер,
Тик яшәрү серен белмидер.

Унҗиде! Тик унҗиде яшь.
Яшь әле, без әле бик яшь.
Мең төрле тормыш юллары —
Сөю илләренә мине дәш.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »