Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Бергә булырга риза булсаң да, —
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!
Чәчләр агарган, чәчләр чаларган,
Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.
Сөю утында яндырасың да,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!
Яшьлекнең таңын минсез каршылап,
Күпме соң әле үкенеп йөрерсең?
Бергә булырга риза булсаң да, —
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!
Чәчләр агарган, чәчләр чаларган,
Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.
Сөю утында яндырасың да,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!
Көттереп килгән сөю мәңгелек —
Җанымда минем, иркәм, бары син.
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Ә син һаман да — "Көт әле, дисең!"
Чәчләр агарган, чәчләр чаларган,
Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.
Сөю утында яндырасың да,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең!