Әнкәй, нигә әрем салдың миңа,
Әллә сагыш ачы, дидеңме,
Әллә инде ачынырлык булып
Мин дә сагынганны белдеңме?
Өй түремдә әрем, ачы әрем,
Ачы булып сагыш түгелә.
Сагынулар җанны телгән чакта
Шул әремгә карап түзелә.
Эх, дөньясы, адәм балаларын
Ник чәчәсең икән читләргә?
Беләм, әнкәй, сагыш камчылыйдыр
Сирәк кенә кайтып киткәнгә.
Өй түремдә әрем, ачы әрем,
Ачы булып сагыш түгелә.
Сагынулар җанны телгән чакта
Шул әремгә карап түзелә.
Бик еш хәзер хәтер сагышланып
Төштә әнкәй йөзен таптыра.
Өй түрендә кибеп барган әрем
Мине кабат юлга чакыра.
Өй түремдә әрем, ачы әрем,
Ачы булып сагыш түгелә.
Сагынулар җанны телгән чакта
Шул әремгә карап түзелә.
