Улыма (икенче вариант)

Иң бәхетле көнем — сине тапкан көнем,
Иң бәхетле чагым — сине баккан чагым.
Үсеп җиттең, балам, җуймый берүк юлда
Сакла бәхетемне, ул бит синең кулда.

Үтенеп сорыйм, ялварам,
Бәхетле бул берүк, балам.
Минем бәхет синең кулда! —
Онытма, йөрәк парәм!

Минем бәхет, улым, хәзер синең кулда,
Мин бәхетле булсам түрдә — синең уйда.
Сакласалар фәрештәңнәр уңда, сулда,
Чын тиңеңне күрә алсам синең туйда.

Үтенеп сорыйм, ялварам,
Бәхетле бул берүк, балам.
Минем бәхет синең кулда! —
Онытма, йөрәк парәм!

Мин бәхетле, була алсаң миңа терәк,
Тормышыңда булсам, улым, мин дә кирәк.
Яши алсам сиңа, парәм, тик сокланып.
Ул бит минем улым диеп, горурланып.

Үтенеп сорыйм, ялварам,
Бәхетле бул берүк, балам.
Минем бәхет синең кулда! —
Онытма, йөрәк парәм!

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »