Ташланмагыз кочагына

Көтсә дә ул көне-төне,
Хәбәр юк, яры килми.
Бу минутта ялгышканын
Әлегә үзе белми.

Ташланмагыз кочагына,
Үз ярың иттермәгез.
Кеше ярын сез, дусларым,
Һич якын китермәгез.
Ташланмагыз кочагына
Чит-ятларның алданып.
Узар зая гомерегез,
Ялган белән ялганып.

Ул синеке була алмый,
Яры бар, балалары.
Кочагына сарылуың
Йөрәгең яралары.

Ташланмагыз кочагына,
Үз ярың иттермәгез.
Кеше ярын сез, дусларым,
Һич якын китермәгез.
Ташланмагыз кочагына
Чит-ятларның алданып.
Узар зая гомерегез,
Ялган белән ялганып.

Никахсыз туган баласы,
Ялгыз кеше моң-зары.
Булырмы ул киләчәктә
Гомерлек сөйгән ярың.

Ташланмагыз кочагына,
Үз ярың иттермәгез.
Кеше ярын сез, дусларым,
Һич якын китермәгез.
Ташланмагыз кочагына
Чит-ятларның алданып.
Узар зая гомерегез,
Ялган белән ялганып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »