Тайсуганым минем

речитатив:
Тайсуганым минем, табигатьнең их гүзәл җиренә урнашкансың син.
Бер ягыңнан таулар, урманнар уратып алса, икенче ягыңнан ургылып Зәй елгасы ага.
Ә инде Бүре чокыры, Туктар, Тарлау чишмәләрең күпме халыкны үзенең шифалы сулары белән сыйлаган.
Авылым яңара, үсә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәме белән.
Тайлар кайта авылыма…

Борынгыдан синең башлангычың,
Бәйле, авылым, тайга, атларга.
Гореф-гадәт, изге мирасларны
Кирәк безгә, халкым, сакларга.

Тайсуганым минем, Тайсуганым,
Таңнар ата синдә сызылып.
Яр буйларын таллар урап алган,
Зәй сулары ага ургылып.

Синдәгедәй чишмә суы бармы,
Тәнгә шифа бирә алырлык?
Халкың уңган, тырыш һәм ярдәмчел,
Җырлырымда мактап язырлык.

Тайсуганым минем, Тайсуганым,
Таңнар ата синдә сызылып.
Яр буйларын таллар урап алган,
Зәй сулары ага ургылып.

Иртә таңнан ишетелә азан,
Дәртләндереп изге эшләргә.
Уңышларың белән горурланып
Язсын, авылым, синдә яшәргә.

Тайсуганым минем, Тайсуганым,
Таңнар ата синдә сызылып.
Яр буйларын таллар урап алган,
Зәй сулары ага ургылып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »