Сагыш хисләре (Көтәм)

Өстәлемдә сулып барган чәчәк бәйләмнәре.
Эх, бәгърем, күз яшеннән тезәм сәйләннәрне.
Бу кулъяулык сиңа миннән бүләк — вәгъдә иде,
Сәламнәреңне көтеп инде җаным көйде.

Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям,
Таң җилендә моң-назларыңны тоям.
Сагышлы хисләремә күмелеп,
Мин юлларга карыйм үрелеп.

Өй артында өзгәләнә сары сандугачкай,
Ул да сөйгән ярын сагынып көтә бугай.
Эх, белсәгез, телгәләнә йөрәк телем-телем,
Сәламнәреңне көтем үтә минем көнем.

Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям,
Таң җилендә моң-назларыңны тоям.
Сагышлы хисләремә күмелеп,
Мин юлларга карыйм үрелеп.

Беркөн күрдем каңгылдашып үтте пар аккошлар,
Таралгандай булды шулчак барча сагышлар.
Ак болытлар акты күкләр тулып, кояш көлде,
«Кайтам көт, бик сагындым», дигән хәбәр килде.

Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям,
Таң җилендә моң-назларыңны тоям.
Сагышлы хисләремә күмелеп,
Мин юлларга карыйм үрелеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »