/"Карлыгач канат кага" комедиясеннән/
Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,
Кайда соң син, исмең ничек, нинди соң син?
Зәңгәр кичләр буе көтәм сине,
Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?
Зәңгәр кичләр буе көтәм сине,
Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?
Күңелемә тулган хисләремне
Җырга салып бер туйганчы сөйләр идем.
Зәңгәр күкнең барлык йолдызларын
Синең килгән юлларыңа сибәр идем.
Зәңгәр кичләр буе көтәм сине,
Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?
Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,
Кайда соң син, исмең ничек, нинди соң син?
Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,
Кайда соң син, исмең ничек, нинди соң син?
