Юкка түгел сүзләреңнән мин бәхеттә гизгәнем —
Мәгънәдәш һәм сердәш синең күзләрең һәм сүзләрең.
Карашыңның, тавышыңның ялкынын аз сизмәдем —
Гүзәл җаның ташкыныдыр күзләрең һәм сүзләрең.
Әрәм түгел узган көннәр, ярты гомер түзгәнем —
Барсы өчен бүләк миңа күзләрең һәм сүзләрең.
Син җанымнан табалмассың һич күләгә эзләрен —
Бар дөньямны якты итә күзләрең һәм сүзләрең.
Бар дөньямны якты итә күзләрең һәм сүзләрең.
Добавлено tatassr в ПТ, 26/04/2024 - 09:28
«
»