Төнбоек (дүртенче вариант)

Моңсуланып тирән уйга талган
Күл өсләрендә төнбоек.
Әйтче шуны, әйтче, әй төнбоек,
Минем кебек нигә син боек?

Бер гүзәлнең утлы карашына
Карый алмый йөрдем мин кыеп.
Чәчәкләрен яшьлек, әй төнбоек,
Бетерде шул инде гел коеп.

Ярсу хисләремне булмый тыеп,
Торасыңдыр моны син тоеп.
Язмышыбыз охшаш, әй төнбоек,
Шуңа, ахры, шуңа мин боек.
Язмышыбыз охшаш, әй төнбоек,
Шуңа, ахры, шуңа мин боек.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Төнбоек»
Ноты для песни «Төнбоек»
Ноты для песни «Төнбоек»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »