Мәктәп бакчасының шомыртлары

Мәктәп бакчасының шомыртлары
Ак күлмәген кигән быел да.
Шомырт чәчәкләрен биргән идең,
Кемнәр булды икән уеңда.

Кушымта:
Мәктәп бакчасының шомыртлары —
Тәүге сөюләргә шаһитлар.
Кайда калды, ник югалды икән
Шул кадәрле рәхәт минутлар.

Мәктәп бакчасының шомыртларын
Кочагыма алам яңадан.
Синең исең килгән чәчәкләрдән
Онытылып, кабат яңарам.

Кушымта:
Мәктәп бакчасының шомыртлары —
Тәүге сөюләргә шаһитлар.
Кайда калды, ник югалды икән
Шул кадәрле рәхәт минутлар.

Мәктәп бакчасының шомыртлары
Җилләр искәч, назлап чайкалды.
Шомыртларым яшьлек елларыма,
Үткәннәргә мине кайтарды.

Кушымта:
Мәктәп бакчасының шомыртлары —
Тәүге сөюләргә шаһитлар.
Кайда калды, ник югалды икән
Шул кадәрле рәхәт минутлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »