Изгелек

Категория: көе һәм сүзләре

Тормыш юллары катлаулы,
Изгелекләр аз, дибез.
Яшәешнең бик тә гади
Серләрен төшенмибез.

Кушымта:
Гүзәллекне саклап калыр
Җирдә мәхәббәт кенә.
Бер-беребезгә ихлас булып,
Телик мәрхәмәт кенә.

Рәхмәт сүзе кайвакытта
Күңелләрне эретә.
Кызганма, дустым, җан җылың —
Изгелеккә шул җитә.

Кушымта:
Гүзәллекне саклап калыр
Җирдә мәхәббәт кенә.
Бер-беребезгә ихлас булып,
Телик мәрхәмәт кенә.

Ярдәм кулы сузсаң җанга
Иңәр шатлык нурлары.
Изгелек җирдә ятмый ул —
Алырсың савапларын.

Кушымта:
Гүзәллекне саклап калыр
Җирдә мәхәббәт кенә.
Бер-беребезгә ихлас булып,
Телик мәрхәмәт кенә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »