Араларга кырау төшәр булгач,
Ярсу язга мине ник дәштең?
Дөрләп яндым, канат ярдым кебек,
Син бит мине әллә нишләттең.
Йөрәгемне ничек йөгәнлим соң?
Җаным тулы давыл, нишләтим?
Минем гомер — сиңа сусау хәзер,
Син бит мине әллә нишләттең.
Син җыр булып тулдың күңелемә,
Бу моң җирдә мәңге тынмасын.
Синең карашыңа абындым да
Мин онытып йөрим дөньясын.
Йөрәгемне ничек йөгәнлим соң?
Җаным тулы давыл, нишләтим?
Минем гомер — сиңа сусау хәзер,
Син бит мине әллә нишләттең.
Салкыннарга салма, җылыныйм мин
Ябыныйм да җаның бишмәтен.
Мәңгелектер янып яратуым,
Син бит мине әллә нишләттең.
Йөрәгемне ничек йөгәнлим соң?
Җаным тулы давыл, нишләтим?
Минем гомер — сиңа сусау хәзер,
Син бит мине әллә нишләттең.